Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиратта Кырыммы?


24 августта бәйсезлегенең 17 еллыгын билгеләгәндә Украина хәрби көчен ныклап күрсәтергә тырышты. Ләкин Грузия низагыннан соң Кара диңгездә туган киеренкелек Украинада да борчу тудыра.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Кырымоглы
Узган атналарда Азатлыкта, Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Украина Югары Радасы әгъзасы Мостафа Кырымоглы белән Грузиядәге сугышның Украинага булган тәэсире хакында махсус әңгәмә яңгырады. Кырымогълының бу әңгамәсе төрек матбугатында, Кара диңгез һәм Кавказдагы вәзгыять белән кызыксынган белгечләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу соңгы низагтан соң "инде чират Кырымдамы?" дигән фаразлар туа.

Грузиядәге сценерий Кырымда да була ала

Кырымоглы, Грузиядәге низаг дөньяның көн тәртибенә керә башлаган көннәрдә, сугышның нәтиҗәсе Русия мәнфәгатенә булмаска тиеш, югыйсә аның тәэсире, һичшиксез Украинага да булачак дип кисәткән иде.

Кырымоглу биргән әңгәмәсендә, "бу вакыйгалар, Украинага һәм Кырым татарларына зур йогынты ясаячак. Путин Кавказга, ягъни Грузиягә хәрбиләр кертүгә сәбәп итеп, андагы Русия ватандашларын кайгырту һәм аларның хокукларын яклау дип күрсәтте. Шул ук әйбер, әлбәттә, Кырымда да була ала" дип әйткән иде.


Кырымоглу әйтүенчә, Кырымда хәзер меңләгән кешенең ике паспорты бар икән, берюлы Украин һәм Русия ватандашы булган кешеләр күп. Һәм соңгы мәгълүматләргә караганда, Русия ватандашлыгын алу хәрәкәте җанланып киткән.

Украинадагы Русия илчелеге бу хәрәкәтне бик оста башкаруын әйткән Кырымоглу, илчелек мөмкин булганча Русия паспортын халыкка күбрәк таратырга тырыша ди. Әгәр хәлләр болай дәвам итсә, ягъни Кырымда Русия ватандашларының саны арттырыла икән, шул ук Грузиядәге сценерий монда да кулланыла алачак.

Шул ук вакытта, Грузиядә низаг башлануның беренче көненнән үк, Украина Грузиянең Русиягә каршылыгын яклап килде. Украина президенты Ющенко, шулай ук, Тифлискә сәфәр кылып, Украина Грузияне начар көннәрендә яклавын күрсәтте. Шул уңайдан, Грузия портларына һөҗүм итәргә әзер торган Севастополь портындагы Русия көчләренең хәрәкәт итүенә Украина тарафыннан чикләү кертелде.


Севастапольдагы чикләүләр бер сәбәп була

Кырым Севастополь порты

Көнбатышлы күзләүчеләр исә, Кырымдагы җирле халыкны котырту өчен Севастапольдагы чикләүләр бер сәбәп була ала дип фаразлый.

Украина, Грузия кебек, Русия йогынтысыннан баш тартып, киләчәген көнбатышка юнәлдергән бәйсез ил. Украина да НАТО һәм Европа Берлегенә әгъза булырга тели. Бу ике илнең уртак юнәлеше Мәскәүнең мәнфәгатенә туры килми.

Низаг Кырымнан башланыр


Украиналы һәм башка чит ил белгечләре, Украинада низаг чыкса, ул Кырымнан башланыр дип кисәтә. Украинада чыга торган көндәлек газеталарның берсе, бу атна ахырында үткәргән фикер белешү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Аңа караганда Русия белән низаг чыгуына - илнең 47 % халкы ихтимал дип карый икән.

Мәгълүмат чаралары дигәннән, Кырымда дәүләт теле украинчада газета, яисә китап табу исә бик читен. Хылык барлык хәбәрләрне Русия мәгълүмат чараларыннан туплый.

Кырымда 1 миллион рустан кала, 300 мең тирәсе Кырымтатары һәм 600 мең украин яши. Күпчелекне тәшкил иткән руслар тарафыннан сайланган җирле хакимият исә, Украинага караганда, күбрәк Русиягә омтылганын яшерми. Кырымоглы, Русия яклы рус телле газеталар, Кырымда татарларга каршы провакация эшләрен арттырып баруын әйтә.

Tатарларга каршы провакация эшләре артa

"Кырымда чыга торган мәгълүмат чараларына карасагыз, якынча 80 % язамалар кырым татарларына каршы. Алар Украинага гаепләүләр ташлап, гел аңа янап торалар. Мондагы татарлар сезнең өчен "Чечня" булачак, татарлар монда үз бәйсезлекләрен игълан итәчәк, Украина өчен иң зур янау кырым татарларыннан килә" дип язалар.


Ә чынлыкта исә, Кырымда низаг чыгарырга тырышучылар – Русия тарафдарлы руслар үзләре икән.
Кырымоглу әйтүенчә, социологик тикшеренүләргә караганда, Кырымда яшәгән русларның 70 % киләчәген Русиядә күрә. Һәм алар татарларны гаепләп, ничектер низаг тудырырга тырышалар.



"Грузиядәгe сугыш, Украинадагы ихтимал низаг өчен бер көнегү иде
"

95-97 елларда Кремльдә киңәшче булган Александр Некрасов НАТО белән Русия мөнәсәбәтләренә басым ясап Украина низагы турында болай фикер бәян итә. "НАТО шуны аңларга тиеш: НАТОның көнчыгышка таба киңәйтү адымы хәтәрле бер уен иде. Грузия һәм Украинада Русиянең тарихи йогынтысы бар. Асылда Грузиядә булган сугыш, Украинадагы ихтимал низаг өчен бер көнегү иде. Әгәр бу хәлнең нинди мәгънәгә ия булуын аңларга теләсәләр Украинада булачак хәлләрне бер күз алдына китерсеннәр. Украина уртадан икегә бүлеңән хәлдә, көнчыгыш өлешендә рус халкы урнашкан һәм алар НАТОга каршы. Әгәр Украинада да Грузиягә охшаш хәлләр була калса, андагы хәлләр бөтенләй башкача булачак. Бу дөнья сугышы дигән сүз"

XS
SM
MD
LG