Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода бәйсезлектән соң тәүге сайлау үтте


Балканда үз бәйсезлеген игълан иткән сoңгы ил – Косовода беренче парламент сайлаулары узды. Cайлау төгәлләнгәннән соң премьер Һашим Тачи үзенең жиңүен игълан итте.

Халык фикере сораштыру нәтиҗәләренә караганда, премьер Һашим Тачи җитәкчелегендәге Демократия партиясе белән Приштина мэры Иса Мустафа идарә иткән Косово демократик берлеге партияләре арасында зур көндәшлек барды.

Европа Берлеге сайлауның Косовоның Берлеккә әгъзалык перспективасы өчен мөһим булуын әйтә.

Сайлау алды чаралары вакытында илдәге эшсезлек һәм икътисади кризиc проблемалары еш телгә алынды.

Якынча 3 ел элек бәйсезлеген игълан иткән Косово, Европадa икътисады иң зәгыйфь булган илләрнең берсе. Эшсезләр саны 45 %. Яшьләр арасында бу сан тагын да югары.

Сайлауда 1265 намзәт 120 урынлы парламентка керү өчен ярышты.

Косовода тәүге сайлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

Тавыш бирү Казан вакыты белән сәгать сигездә төгәлләнде.

Серблар бойкот белдерде

Парламентта илдәге азчылык – серблар өчен 10 урын аерылган. Ләкин хәбәрләргә караганда Косово серблары сайлауны бойкот итте.

Кайбер серб сәясәтчеләренең Косовоның төньягында серблар күпчелектә яшәгән Митровицада халыкны сайлауга бойкот белдерергә чакыруына АКШ зур тәнкыйть белдергән иде.

Сайлауны АКШ һәм Европа Берлеге рәсмиләре якыннан күзәтә. Алар Косово хакимиятен гадел һәм ачык сайлау уздырырга чакырды.

2008 елда үз бәйсезлеген игълан иткән Косовоны АКШ белән бергә Европа илләренең күпчелеге рәсми дәүләт буларак таный.
XS
SM
MD
LG