Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госманлы җирләре: 100 ел элек һәм хәзер

Беренче дөнья сугышының борылыш ноктасы, дистәләрчә мең кеше, шул исәптән күп кенә татарны да корбан иткән Чанаккале бәрелешенә 100 ел тула. Сезнең игътибарга заманында данлы Госманлы империясенең ул чактагы харитасын һәм чагыштыру өчен бүгенге хаританы тәкъдим итәбез.

Госманлы империясе XV гасыр уртасында Византия империясе хәрабәләрендә калкып чыгып, Анадолу ярымутравы гына түгел, Көньяк-көнчыгыш Европа, Урта диңгез буеның көнчыгышы, Төньяк Африка, Кавказ, Якын Көнчыгышны буйсындыруга ирешә. XVI һәм XVII гасырларда госманлы гаскәрләре ике тапкыр Вена капкаcына кадәр җиткәч туктатыла, христиан Европасы чак-чак яшәп кала. Әмма XIX гасырда империя сүнә башлый һәм “Европаның хаста кешесенә” әйләнә. Беренче дөнья сугышында җиңелгәннән соң ул 1922 елда гамәлдән чыга. Заманында Госманлы солтаннары идарә иткән җирләрдә дистәдән артык дәүләт пәйда була.

1915 һәм 2015 ел хариталарын күрү өчен курсорны уңга һәм сулга күчерегез

Photo 1 Photo 2
Кристина Һикс һәм Йан Радл, Азатлык/Азат Европа Радиосы
XS
SM
MD
LG