Accessibility links

Һөҗүмдә үтерелгән Пәнҗәб губернаторы җирләнде


Пакстан җитәкчеләре җеназага катнаша
Пакстан җитәкчеләре җеназага катнаша

Сишәмбедә үтерелгән Пакстанның Пәнҗәб вилаяте губернаторы Салман Тәсир җеназасына Лахор каласына өч меңләп кеше килде. Губернаторны тән сакчыларының берсе атып үтергән иде.

Губернаторны күмү йоласына премьер-министр Йосыф Риза Гыйлани һәм хөкүмәтнең берничә вәкиле килде.

Пәнҗәб губернаторы исламны тәнкыйтьләгән өчен үлем җәзасы бирүгә каршы чыккан сирәк либерал сәясәтчеләрнең берсе иде.

Пакстан премьер министры Йосыф Риза Гыйлани губернатор Тәсирнең үтерелүеннән соң илдә өч көнлек матәм көне игълан итте. Губернатор әгъза булган Пакстан Халык партиясе тарафдарлары исә төрле шәһәрләрдә протест чаралары оештырды. Премьер Йосыф Риза Гыйлани халыкны тыныч булырга чакырды.

Губернаторны тән сакчысы үтергән

Һөҗүмне оештырган Тәсирнең тән сакчысы Малик Мөмтаз вакыйгадан соң кулга алынды.

Тән сакчысы Малик Мөмтаз губернаторны динне кимсеткән кешеләрне җәзалау кануның тәнкыйтьләгән өчен үтерүен белдерде.

Илдә кайбер җитәкчеләр Тәсирне үтергән кешене мактап чыгыш ясады һәм Лахордагы җәназә мәрасимен бойкот итәргә чакырды.

Пакстан төбәк башлыгы атып үтерелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00


Пакстандагы "Әһле сөннәт" исемле дини оешма тарафыннан ясалган белдерүдә, "мөселманнар Салман Тәсирнең җеназа мәрасимендә катнашмаска тиеш", диелгән иде.

Дин әһелләре динне тәнкыйтьләүчеләргә каты җәза бирүгә каршы булган бер кешенең үлеменә борчылу белдерүне бу динне мәсхәрәләүгә тиңләде.

Халыкара җәмәгатьчелек борчылды

АКШ, БМО һәм Британия рәсмиләре Салман Тәсиргә булган һөҗүмнең Әфганстандагы халыкара хәрби чараларга зур зыян һәм төбәкнең иминлегенә куркыныч тудыруын белдерде.

“АКШ Пакстан халкын һәм хөкүмәтен тынычлык һәм тотрыклылык булдыру эшендә ярдәменнән калдырмаячак,” диде АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон.

2010 елда АКШ Пакстанга 2009 ел белән чагыштырганда 3 миллиард долларга күбрәк акча бирде. 2011 елда бу ярдәм тагын 500 миллионга арттырылачак.
XS
SM
MD
LG