Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәк-кыргыз низагы басылмый


Кыргызстанда яңадан кабынган этник каршылыкка инде 4 көн тулганда, бәрелешләр вакытында үлгәннәр саны 118 кеше булды.

Кыргызстан сәламәтлек министрлыгы ваклыйгалaр вакытында 1600 кешенең яралануын белдерә.

Йөз меңгә якын Үзбәк, бәрелешләрдә исән калу өчен Үзбәкстанга җыенганда, кайбер илләр төбәктәге ватандашларын кайтару өчен махсус очкыч җибәрде.

Илнең икенче зур каласы булган көньяктагы Ош шәһәрендә Үзбәкләрнең өй һәм кибетләре яндырылган.

Бу каршылыкта шулай ук Сталин вакытында Кыргызстанга сөрелгән мәшхәт төрекләренен дә зыян күрүе белдерелде.

Икенче бер көньяк төбәге шәһәре Җәлалабадта исә кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы этник каршылык дәвам итә.

Русия ярдәм җибәрде

Кыргызстан эшке эшләр министрлыгы, бәрелешләрдә кешеләрне котырткан танылган бер провакаторның кулга алынуын белдерде.

Роза Отунбаева җитәкчелегендәге вакытлыча төзелгән Кыргыз хөкүмәте вакыйгаларны контроль астына алу өчен иминлек көчләренең җитмәвен белдерә.

Шул исәптән Русия Кыргызстанга 150 кеше җибәрде. Кремль бу хәрбиләрнең бары тик яраланган кешеләргә медик ярдәм күрсәтәчәген әйтте.

Халыкара оешмалар чишелеш эзли

БМО вакыйгаларны кайгы белән күзәтә һәм низагка ашыгыч чишелеш юлы эзли.

БМО, Европа Берлеге һәм европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмаларының Кыргызстанда вакыйганы якыннан күзәтү өчен махсус вәкилләр җибәрүе белдерелде.

Белгечләр халыкара ярдәмнәр булмыйча, вакытлыча хөкүмәтнең каршылыкны бетерә алмаячагын белдерә.

Этник низаг

Кыргызстанның Ош вилаятендәге Фәргана үзәнлегендә халыкның күпчелеген үзбәкләр тәшкил итә.

Кыргызлар белән Үзбәкләр арасында соңгы тапкыр 1990нчы елның июнь аенда этник каршылыклар булып алган иде. Бәрелешләр бер айдан соң гына туктатыла алган иде.
XS
SM
MD
LG