Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының урыс телендә тапшыруларына 60 ел

Азатлык радиосының урыс телле редакциясе (ул чакта Радио "Освобождение") Көнбатыш Германиядән элекке Советлар Берлеге илләренә тапшыруларын 1953 елның 1 мартында башлый һәм дүрт көн соңрак Иосиф Сталинның үлеме турында тапшырулары белән үз тыңлаучылары санын тиз арада арттыра. Салкын сугыш чорында Азатлык радиосы һәм аның белән бергә эшләгән Азат Европа радиосы Тимер пәрдә артындагы тыңлаучыларына цензурасыз хәбәрләр һәм мәгълүматлар тапшыра, диссидентларның тавышларын ишеттерә һәм коммунистик илләрдәге оппозицион хәрәкәтләрнең карашлары белән таныштыра. Күпләр бу ике радио да элекке Көнчыгыш блокта коммунизмның җимерелүенә һәм демократиянең күтәрелүенә зур өлеш кертте дип исәпли. Соңрак бу ике радио берләшә һәм хәзер ул үз тапшыруларын Чехия башкаласы Прагадан алып бара. Азатлык радиосы бәйсез матбугат чаралары тыелган яки чикләнгән илләргә хәбәрләр һәм мәгълүмат тарату эшен әле дә дәвам итә.

XS
SM
MD
LG