Изге Рамазан аеның соңгы көннәре. 19 августта Рамазан ае тәмамлану белән мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Азатлык радиосы төрле илләрдә яшәүче мөселманнарның бу айдагы тормышын чагылдыручы фотосүрәтләр тәкъдим итә.
Рамазан аеның соңгы көннәре

1
Татарстан -- Татарстан диния нәзарәте авыру балаларны "Туган авылым" комплексына ифтарга чакырды

2
Русия. Мәскәүнең Олимпия стадионы янындагы Үзәк мәчет яны

3
Русия. Екатеринбурда Рамазан чатыры

4
Әфганстан. Ир-атлар ифтар табынына әзерләнә

5
Иран. Шыгый мөселманнар намазга җыела

6
Әфганстан. Мәчеттә Ахшам намазыннан соң ял

7
Чечня. Ифтар табынына ризыклар

8
Гыйрак. Халык ифтарга җыела

9
Үрдүн. Рамазан аенда Чечен йорты бизәлеше

10
Гыйрак. Гаилә ифтары

11
Пакстан. Ифтарга әзерләнү

12
Пакстан. Ифтарга махсус токмач әзерләү

13
Әфганстан. Сәманган виләятендәге бер тарихи мәчет

14
Босния-Һерцеговина. Суфыйлар биюе