Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сараеводагы борынгы ислам китапханәсе

Босния башкаласы Сараевода 100 меңнән артык китап һәм тарихи документлар саклана торган Гази Һүсрев бәй китапханәсенең яңа бинасын ачу тантанасы узды. Бу китапханәгә Госманлы империясе чорында бер төбәк башлыгы булган Гази Һүсрев бәй 1537 елда нигез салган. Ул шулай ук Сараевоның борынгы өлешендәге башка күп кенә биналарны төзеткән. Гасырлар дәвамында бу китапханәдәге китаплар бер-урыннан икенчесенә күчерелеп йөртелгән, ә 1990нчы еллардагы Босния сугышы чорында алар сигез урынга таратылып сакланган. Китапханәнең яңа бинасы Катар химаячеләре акчасына төзелгән.

XS
SM
MD
LG