Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев үлеме турында гайбәт сурәтендә Татнефть акцияләре ишелде


Татарстан президентының матбугат вәкиле Айрат Зарипов Азатлык радиосына "Миңтимер Шәймиев исән-сау, Төркиядә ялын дәвам итә", дип белдерде.

Зарипов Азатлыкка телефон аша, җомга төштән соң Интернеттагы LiveJournal сәхифәсендә, Төркиягә ял итәргә киткән Шәймиев кинәт вафат булган дигән хәбәрне кире какты. Аның сүзләренә караганда, Татарстан президенты исән-сау һәм ул ялын дәвам итә.

Төтен каян килә?

Шәймиев вафаты турындагы хәбәр аның элекке матбугат секретаре Ирек Мортазиннең LiveJournalдагы шәхси сәхифәсендә дөнья күрде. Мортазин бу уңайдан, Шәймиев ял иткән Кемердәге билгесез бер чыганагына таянып, Татарстан президенты урнашкан кунакханә тирәсендә ашыгыч ярдәм машиналары җыелган дип хәбәр итә.

Татарстанның хәзерге хакимиятенә аяусыз оппозициядә торган Ирек Мортазин моңа кадәр дә Шәймиевнең урыныннан алынуы хакында берничә мәртәбә язып чыккан иде.

Кызыксынучылар арасында прокуратура да бар

Җомга кичен Татарстан прокуроры Кәфил Әмирев, Мортазинне мондый хәбәр чыгаруга нәрсә этәрүен тикшерергә кушты. "...Андый ялган хәбәр, әлбәттә, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята, шуңа да бу прокуратура игьтибарыннан читтә кала алмый", дип белдерде ул РИА Новости хезмәтенә.

Җинаять эше моның хулиганлыкмы, әллә яла ягумы, йә инде үч алумы булуын ачыклаганнан соң ачыла ала. Шимбәгә Ирек Мортазин Татарстан прокуратурасына чакырылган.

Татнефть акцияләре ишелгән

Җомга көнне Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында Татнефть акцияләре бәясе кисәк төшү сәбәпле аларны сату бер сәгатькә туктатылып торган.

16:16 сәгатьтә булган соңгы алыш-бирештә бер акция 55,436 рубльгә сатылган. Ачылганда – 63,335 рубль булган. Ягъни, Татнефть акцияләре 12% кимегән. 17:17 сәгатьтә сатулар яңартылган дип хәбәр итте Росбалт агентлыгы.

Кайбер белгечләр акцияләр бәясе төшүен президент Шәймиевнең үлеме турындагы гайбәтләр белән бәйли.

Татарстанда табылган нефтьнең 80% Татнефтькә туры килә. Татнефтьнең төп акционеры Связьинвестнефтехим дәүләт холдингы. Ширкәтнең "алтын акциясе" республика кулында.

Татнефть төп эшчәнлеген Русиядә алып бара. 2005 елда 25,9 миллион тонна нефть табылган (бар Русия күләменең 5%).

2007 елда Татнефть $13,9 миллиард казанган. Чиста керем – $1,7 миллиард.
XS
SM
MD
LG