Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев китү ниятен белдерде


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тагын бер мөддәт президент булырга җыенмавын белдерде. Бу турыда ул Петербурда икътисади форум кысаларында әйтте.

“Мин гомерем буе хакимияттә, инде ял итәргә дә вакыт. Хатыным мине 60 яшемнән бирле китәргә үгетли”, дигән Шәймиев Reuters агентлыгы хәбәрчесенә.

Миңтимер Шәймиевкә хәзер 72 яшь. Татарстан президенты вазыйфасын ул дүртенче мөддәт башкара. Аның хәзерге мөддәте 2010 елның язында чыга.

Җомга көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та хәзерге мөддәте беткәннән соң вазыйфасыннан китү ниятен әйткән иде. «Московский Комсомолец» газетына биргән әңгәмәсендә ул гомер буе хакимияттә булырга теләмәвен һәм 2011 елда мөддәте беткәннән соң ялга китү ниятен белдерде.

Мортаза Рәхимов Башкортстан белән 1991 елдан бирле идарә итә.
XS
SM
MD
LG