Соңгы көннәрдә Русиядә генә түгел, Иран, Әфганстан һәм Таҗикстанда да күп кар явып юлларны кисте, электр чыбыкларын өзде һәм башка кыенлыклар чыгарды.
Якын Көнчыгыштан Үзәк Азиягә кадәр кар

1
Әфганстанның Һерат шәһәре янында

2
Әфганстанның Кандаһар шәһәрендә бу кадәр карны соңгы 30 елда күргәннәре булмаган.

3
Кандаһарда машина өстенә кар ятуы да сирәк күренеш.

4
Кандаһардагы бакчалар.

5
Иранның да күп өлешләрендә кар яуды. Иң күп кар төньяктагы Мазандаран виләятендә.

6
Мазандаран виләятендә күпләрнең электрсыз калуы да күп кар яву белән аңлатылды.

7
Мазандаранда кешеләр кышын да велосипед белән йөрергә күнеккән, әмма карлы юлдан түгел.

8
Мазандаран виләятендәге бер урамны кардан чистартырга маташалар.

9
Иранның Гилан виләятендә күпләр юлга җәүләп чыккан.

10
Иран башкаласы Тәһранда яшьләр кар белән уйный.

11
Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедә машиналар кечкенә генә калкулыкка да менә алмый.

12
Дүшәмбе.

13
Дүшәмбедәге бер урам.

14
Дүшәмбедә яшәүчеләр мондый юлдан йөрергә күнекмәгән.

15
Дүшәмбе шәһәрендә урам чистартучылар.

16
Дүшәмбедә кар сәбәпле машина хәрәкәте акырынайган.

17
Таҗикстанның Кулоб шәһәрендә кар күп булу сәбәпле йөк машиналары да йөри алмый.