Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция җитәкчелегендә нәрсә үзгәрер?


Премьер Фредрик Реинфелдт
Премьер Фредрик Реинфелдт

1 июльдән башлап Европа Берлегенә рәислек итәчәк Швеция, климат үзгәрешенә каршы көрәшүне беренче максат итеп куя.

Премьер Фредрик Реинфелдт глобаль икътисади кризис та көн тәртибендә торачагын әйтә.

1 июльдән алып 31 декабрьгә кадәр 9,5 миллион халкы булган Швеция Европа Берлегенә җитәкчелек итәчәк. Швеция бик зур ил булмаса да, аның алга куйган планнары шактый зурдан.


Стокһолм хакимияте фикеренчә, бүгенге көндә дөньяда иң зур проблемнарның берсе - климат үзгәреше. Швеция премьеры Реинфелдт, глобаль җылынуга китергән күмер газын киметү - 6 айлык җитәкчелек вакытында иле өчен беренче дәрәҗәдә әһәмиятле мәсьәлә булачагын әйтте.

Европа Берлеге бу өлкәдә инде чаралар күреп, һавага таралган газ күләмен 2020 елга кадәр 20 % калдыру максатын куйган иде. Берлек бу хакта башка дөнья илләре белән дә уртак фикергә килергә тели, әлеге мәсьәлә буенча декаябрь аенда Конпенһагенда махсус җыен узачак.

Швеция үрнәгендә шунысы игътибарга лаек, бу ил 1990 елдан бирле күмер газын 10 % киметеп, җитештерү күләмен 50 % арттыра алган сирәк илләрнең берсе. Швеция үз тәҗрибәләренә таянып, күмер газы кимету проблемын Европа Берлеге кысаларыннан халыкара дәрәҗәгә үстерергә тели.

Глобаль икътисади кризис

Швеция рәислеге вакытында, глобаль икътисади кризис та мөһим мәсьәлә булып калачак. Реинфелдт бу хакта конкрет адым ясарга тели. Бу уңайдан ул Берлек эчендә кризистан иң күп зыян күргән Латвия, Романия һәм Маҗарстан кебек илләр өчен проблемнан чыгу юлын табарга чакыра.

Швеция өчен тагын бер мөһим мәсьәлә - имиграция. Стокһолм хакимияте бу хакта Берлек илләрен имиграция мәсьәләсенә каршы чаралар күрү һәм җинаятьчелекне киметү өчен 5 еллык махсус план кабул итәргә чакыра.
Реинфелдт моны илдә тигезлек булдыру өчен мөһим чара дип бәяли.

Русия-Грузия низагынa караш


Халыкара сәясәткә килгәндә исә, Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт, Швециянең алга таба Русия-Грузия низагы кабатланмасын өчен чаралар күрергә әзер булуын әйтә:

"Мондый мәсьәләдә ике ил мөнәсәбәтенә тыкшыну яхшы түгел. Без кайбер кыйммәтләрнең һәм приципларның үтәлүенә игътибар бирәбез. Шул уңайдан җир бөтенлеге - Берлек өчен дә, халыкара җәмәгатьчелек өчен дә зур әһәммияткә ия. Шул уңайдан, Берлек буларак үз кыйммәтләребезне һәм мәнфәгатьләребезне сакларга тиешбез. Алар бозылса, без моңа каршы чыга алабыз", диде.

Берлекнең киңәю проблеммасы


Швеция шулай ук Берлекнең киңәю процессында зур җаваплылыкны үз өстенә ала. Билдт бу мәсьәләдә Берлек эчендә төрле фикер аермалыклары булуын искә ала. Словениянең чикләр проблемы сәбәпле, Хорватия белән сөйләшүләргә киртә булып тора. Кыпрыс мәсьәләсе Төркия әгъзалыгы өчен комачаулый. Македониянең берлеккә кушылуына исә, Греция илнең исем низагы сәбәпле каршы чыгу белән кисәтә.

Шушы арада Исландия бу өч илне уздырып , Берлеккә тиз арада кушылуы ихтимал. Премьер Реинфелдт Рейкявикнең Швеция җитәкчелеге вакытында Берлеккә кушыла алу ихтималы турында әйтте.
XS
SM
MD
LG