Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия табигый мирасын кайгырта


Икътисади җитешсезлек сәбәпле табигый мираска булган битарафлык, хәзер Урта Азия илләрендә үзгәрә. Бетү куркынычы янаган кошларның исемлеге бастырылды.

Үзәк Азия кошларның күчү юлының кисешкән ноктасында 530-гә якын төрдә күчмә кош яши дип исәпләнә.

Бу төрләрнең 20-сенә бүгенге көндә бетү куркынычы яный. 20 төр арасында, акбашлы үрдәкләр дә бар. Һәр елны көз җитүгә дөньядагы акбашларның 1/3 өлеше Казакъстан уртасындагы күл тирәсенә очып килә.

Казакъстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанда хәзер, бетү куркынычы янаган кошларнының уртак исемлеге төзелде. Әлеге проект кошларны саклап калу өчен, юл күрсәткеч харита булып тора.

Совет мирасы

Бетү куркычы янаган кошларны теркәү проектына ярдәм иткән Британиянең кошларны саклау оешмасы башлыгы Михаил Бромбахер, проектның эчтәлеге турында:

“Үзәк Азияда Советлар заманыннан калган, кошларны саклау өчен яхшы мохит бар. Ләкин кайбер төрдәге кошлар бу мохиттән читтә яши. Һәм без аларны саклап калу өчен дөнья таләпләренә туры китереп, проект әзерләдек. Хәзер без аны төбәк илләренә тәкъдим итәбез", диде Михаил Бромбахер.

Хөкүмәтләр булыша

Сирәк кош төрләренең тулы исемлеге 2008 елда Үзбәкстан һәм Казакъстанда бастырылды. Төркмәнстан хакимияте дә үзләрендә булган исемлекне якын арада бастырырга җыена.

Бу 3 аерым исемлеккә, Урта Азияда, Британия зурлыгындагы җирдә яшәгән кошларның атамалары кертелгән.

Проектның Үзбәкстандагы вәкиле Роман Кашкаров, төбәк илләре әлеге програмны агымдагы саклау системын яхшырту ысулы буларак кабул итә, ди.

"Үзбәкстанның табигатьне саклау комитеты бу проектны баштан ук яклап килде. Алар бу проектны яклау белән чикләнмәде, үзләре дә булышты. Басылган исемлек китабы барлык төбәк дәүләтләре тарафыннан якланды", диде

"Башта авыр булды...."

Проект өчен Алмания һәм Британия оешмалары 720 мең евро акча бүлеп биргән. Исемлекне төзү 2005 елда башлана. Башта тәҗрибәле белгечләрне табу авыр булса да, алар үз юлларын тапкан.

“Советлар берлеге җимерелгәннән соң, проект өстендә эшләрлек тәҗрибәле кешеләрнең саны кимеде. Проектны гамәлгә ашыру өчен, безгә башта белгечләрне өйрәтергә туры килде. Бу безнең исәптә юк иде. Ә хәзер исемлек төзелде, киләсе адым буларак төрләрне саклау һәм күзәтү эше белән бергә, бу хакта күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк булачак", ди проект башлыгы Бромбaхер.

Сирәк төрдәге кошларны саклап калу проектына Казакъстаннан 200 студент, илдәге балыкчы, аучы һәм күңел кушуы белән эшләргә теләгән кешеләр җәлеп ителгән. Үзбәкстанда исә проектка хайван химая оешмалары булыша.

Төркмәнстанда исә проектка табигатьне саклау министрлыгы гына үз өлешен кертергә тырыша. Проект башлыгы Бромбахер, Төркмәнстанда махсус химая төркемнәренең әле оешып бетмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG