Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәгыймә намазга басканга “Алтын минбәр”гә бара


Казанда “Нәгыймә” фильмын төшерү төгәлләнде. Ул “Алтын минбәр”дә катнашыр дип көтелә.

Нәгыймә ролен башкаручы Айгөл Әхмәтова күңеле белән ислам дине тарафдары булса да, кинога төшү аны диннең икенче багансы булган намазга китергән. Айгөл Әхмәтова Тинчурин театрының актрисасы. “Ул күптән намаз укырга җыенган булган. Бу киноны төшергәндә бөтен мөмкинлекләр туды. Мин аны өйрәттем. Хәзер ул намаз укый”, ди әсәрне төшергән вакытта ислам дине таләпләре саклануны күзәтеп, өйрәтеп һәм киңәшләр биреп торган белгеч Җәмилә Гатиәтуллина.
Башка диндәгегә ярдәмгә
Яшь мөслимәләргә күпчелек очракта халык, бигрәк тә башка диндәгеләр дә тискәре карашта. Бу киноны дөньяга чыгаручыларның максаты да нәкъ менә шушы мифны таркатып, аларны башка яктан күрсәтү. Нәгыймәгә дин университетта белем алырга да, чит телне укытырга да, аралашучан һәм башкаларга мөлаем булырга да комачауламый. Башка диндәге дус кызына бәла килгәч ул аңа ярдәмгә ашыга.
Акчасы диплом эше кадәр
Ут кую үзе бер сәнгать
Ярдәм дигәннән, бу фильм “Татаркино” соравы белән дәүләт акчасына төшерелә. “Татарстанда яшәүчеләрнең гаиләдәге гореф гадәтләре, рухый-әхлак байлыклары” дигән темага төшереләчәк кыска фильмнар бәйгесендә бу эшне башкаруны “Восток” дип аталган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять откан. Дөрес, акчасы әллә ни күп түгел. Бюджеты 1 миллион 450 мең сум. Фильмны төшерүнең мөдире Әнвәр Габдрахманов әйтүенчә, бу бик аз. Гадәттә кино сәнгате уку йортын яңа тәмамлаучы студентның диплом эше шул тирә тора икән.
Түбәтәйле эстон
Арво Ихо
Эстониянең күренекле кинорежиссеры Арво Ихо бу “Нәгыймә” фильмының сәнгать җитәкчесе дә, режиссеры да. Ул узган ел Казанда узган “Алтын минбәр” III Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзасы иде. “Ул этносларны өйрәнә, аларны аңларга тырыша. Эшкә алай-болай гына карамый. Консультант-белгечләр алды. Һәр вак-төяккә дә менә болай була аламы, дигән соравын куя. Минем башымдагы ак түбәтәйне күреп тә ул нинди очракларда киелүен сорады. Мин әйтәм, менә урамнан барам, кояш төшмәсен өчен шул ак түбәтәйне киям, дим. Аның туган көне монда булды. Мин аңа түбәтәй бүләк иткәч, ул: “Минем сезнең дини киемегезне кияргә хакым бармы”, дип сорады.

Түбәтәй бит безнең этник кием, дингә бернинди кагылышы да юк, шуңа күрә, христиан булсагыз да, лютеран булсагыз да рәхәтләнеп кия аласыз дидем”, ди әсәрдә баш рольне башкаручы күренекле журналист Искәндәр Сираҗи Арво Ихо турында.
Узган елгыга тап төшмәс
Искәндәр Сираҗи
Арво Ихо төшерелгән тасмаларны үзе белән алып кайтып китәчәк. Алдан килешү буенча ул Казанга 20 минутлык нәфис фильм эшләп җибәрергә тиеш. Татарстан башкаласында төшерелгән материаллар нигезендә үзенең 50 минутлык әсәр эшләргә дә теләге бар, дип белдерде Габдрахманов. Ә менә 20 минутлыгы нәкъ IV “Алтын минбәр”дә катнашыр дип көтелә. “Узган елгы без тәкъдим иткән “Кунак” фильмы, яки “Дилемма” белән чагыштырганда һәрхәлдә сыйфатына күрә ким булмас дигән өмет бар”, ди Искәндәр Сираҗи.
“Камыр-батыр” да көрәшергә әзер
“Татаркино” оешмасы мөдире Владимир Батраковның да “Нәгыймә” фильмының “Алтын минбәр”дә күрсәтелүенә өмете бар. Татарстан тәкъдим итәчәк әсәрләргә килгәндә, аларның исемлеге киләсе атнада билгеле булачак. “Менә бүген без “Камыр-батыр” мультфильмын кабул иттек. “Нәгыймә” әзер булырга мөмкин. Тагын карарбыз”, диде Батраков.
Үктәбер уртасында узачак фестивальгә дөньяның 37 иленнән 196 фильм тәкъдим ителгән. Сайлап алу төркеме алар арасыннан 30-ын программага кертер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG