Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда аерым төбәкләрне су баса башлады


Башкортстанда аерым төбәкләрне су баса башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Башкортстанда аерым төбәкләрне ташкын сулары баса башлады. Уфаның Дим бистәсендә берничә йорт су астында калды. Тагын дистәгә якын районнан хәвефле хәбәрләр килә. Өршәк елгасы быел аеруча куркыныч тудыра. Аның буенда бик күп авыл урнашкан. Шуңа да боз тыгыннары булмасын өчөн анда бозваткычлар куелган. Шулай ук Уфаның Сипайлово бистәсендә Караидел елгасы яры буенда урнашкан йортларның беренче катын су басачак дигән хәбәр таралды. Анда меңләгән кеше яши. Гадәттән тыш хәлләр идаралыгы коткыга бирелмәскә чакырды. Быелгы ташкынның иң югары кимәле май башына туры киләчәк ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG