Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы районында тилчә сәбәпле бер мең баш малны яндырачаклар


Туймазы районында тилчә сәбәпле бер мең баш малны яндырачаклар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Башкортстан белән Татарстан чигендәге юллар ныклы күзәтүгә алынды. Татарстанга баручы барлык транспорт химик сыекча белән эшкәртелә. Бу Туймазы районындагы Үрмәкәй һәм Ярмөхәммәт авылларында тилчә авыручы чыгу белән бәйле. Ул авылларда авыруның таралуын чикләү өчен малларны яндыра башладылар. Белгечләр тилчәнең сарыклар белән Урта Азиядән килгән булу мөмкинлеген белдерә. Күптән түгел Ярмөхәммәт авылындагы бер фермер Урта Азиядән сарыклар алып кайткан булган. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов бу авылларда чаралар күрүгә, кешеләргә яндырылган маллары өчен компенсация түләргә кимендә 35-40 миллион сум кирәк булачак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG