Accessibility links

World Press Photo 2014 бәйгесе җиңүчеләре

Халыкара жюри быелгы World Press Photo бәйгесенең җиңүчесе дип Джон Штанмеерның National Geographic журналы өчен төшергән фотосын сайлады. Анда Джибути шәһәре янындагы яр буенда төнлә күрше Сомалидан арзанлы телефон сигналын тоту өчен кесә телефоннарын югарыга күтәргән Африка мигрантлары сурәтләнә. Башка җиңүче фотолар арасында Сүриядәге бәрелешләрне сурәтләүче фотолар да, Нельсон Мандела үлеменә кайгыручы Көньяк Африка халкын күрсәтүчеләре дә бар.

XS
SM
MD
LG