Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең ОПЕК белән килешүе өзелгәннән соң нефть бәясе 30лап процентка төште


Нефть бәясе төшүе рубльнең дә көчсезләнүенә китерде. Доллар 72,4 сум бәясеннән сатыла башлады, мондый күрсәткеч 2016 елның мартыннан бирле күзәтелмәгән иде.

ICE Лондон биржасында сәүдәләр ачылу вакытында Brent нефтенең бер мичкәсе бәясе 31 долларга кадәр төшкән. Төшү 30 процент тәшкил итә. CNN хәбәр итүенчә, мондый күләмдә төшү 1991 елдан бирле күзәтелмәгән (ул вакытта АКШ Фарсы култыгында хәрби чаралар башлаган иде).

Казан вакыты белән 09:30да Brent нефтенең бер мичкәсе 33,3 доллар иде.

Нефть бәяләре ишелүеннән соң Русия сумы (рубль) да доллар һәм еврога караганда төшә башлады. Доллар 72,4 сум бәясеннән сатыла башлады, мондый күрсәткеч 2016 елның мартыннан бирле күзәтелмәгән. Евро 82,2 сумга сатылды (2016 елның февраленнән бирле рекорд күрсәткеч).

Русия Үзәк банкы дөнья базарларында волатиллек (тиз үзгәреш) сәбәпле башка ил акча берәмлекләрен сатып алуны 30 көнгә туктатып тора.

Нефть бәяләренең төшүе Русия белән ОПЕК килешүе өзелгәннән соң башланды. 6 март көнне ике як нефтьне табу эшләрен чикләү турында килешүне озайта алмаган. Апрель аеннан нефть табудан барлык чикләүләр алыначак. 6 март көнне нефть бәясе процентка төшүне күрсәткән иде.

Bloomberg чыганаклары хәбәр иткәнчә, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин күптән Русиянең ОПЕК белән килешүеннән чыгуын алга сөргән. The Bell басмасы да килешүнең өзелүен аның белән бәйли, янәсе Сечин президент Владимир Путинны килешүдән чыгарга өндәгән. Моңа аргумент итеп ул АКШ сланец нефтен табуын китергән: "Менә хәзер без аларга күрсәтербез! Алар хәзерге бәядә актив рәвештә сланец нефтенә акча кертә, ләкин нефть бәясе 40 доллардан кимрәк торганда, аны сланец нефтен табуның мәгънәсе булмаячак, "Роснефть" исә андый төшүгә чыдый ала", дип китерде Сечин фикерләрен The Bell басмасы чыганагы.

Русиянең килешүдән баш тартканнан соң Согуд Гарәбстаны нефтькә бәяне кинәт төшергән һәм нефть табуны рекорд дәрәҗәгә җиткерәчәген белдергән. Шул рәвешле Эр-Рияд Мәскәүне кире килешү турында сөйләшергә мәҗбүр итәргә җыена, дигән фаразлар бар.

XS
SM
MD
LG