Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә коронавируска каршы Коръән хәтеме тәмамланган


Татарстан мөселманнары һәм православ христианнары коронавируска бәйле чаралар уздыра.

Татарстан мәчетләрендә берничә көн дәвамында коронавирустан коткаруны сорап Коръән укылды, догалар кылынды, 3 апрельгә Коръән хәтеме тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең матбугат хезмәте.

“Хәтем Татарстан өммәтенең Аллаһы Тәгаләгә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә рухи кардәшлек күрсәтеп һәм берләшеп мөрәҗәгать итү буларак кылынды. Сүрә арты сүрә укып, Коръән укучылар Кәлам Шәрифне берничә көн эчендә укып чыктылар һәм аны дога кылып тәмамладылар. Догаларында алар Аллаһы Тәгаләдән бөтен дөнья мөселманнарын һәм барлык татарстанлыларны коронавирус йоктырудан якларга, авыруларга шифа бирүне һәм Татарстанның һәрбер гаиләсе өчен иминлек сорады”, диелгән хәбәрдә.

Шулай ук 3 апрельдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашкан. Алар Татарстан мөселманнары һәм православ христианнарына уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

Алар мөселманнарны һәм христианнарны дәүләт керткән санитар-эпидемиология кагыйдәләрен тырышып үтәргә , мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, паникага, куркуга бирелмәскә өндәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның алты очрагы теркәлде. Моңа кадәр 19 очрак турында хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG