Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада РКБда ятучы 52 авыруда коронавирус расланган


130 пациент үпкә ялкынсынуы белән ята, алтысы реанимациядә.

Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә 12 апрельгә алынган саннарга караганда 52 авыруда коронавирус расланган. Бу турыда үзенең Facebook сәхифәсендә хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланова хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, хәзер РКБда 130 пациент үпкә ялкынсынуы диагнозы белән ята, шуларның алтысы авыр хәлдә реанимациядә. 40 процентының анализлары коронавирус булуын күрсәткән (52 кеше).

“Без, һәм бүтән хастаханәләрдәге коллегаларыбыз иртәме-соңмы бу коронавируслы пациентлар белән очрашачакбыз. Без бу өлкәдә белгечләр булып китә алабыз”, дип белдергән Сыртланова.

13 апрельгә Уфадагы РКБда 700гә якын медицина хезмәткәре һәм шул кадәр үк санда пациентлар кала бирә. Сыртланова белдергәнчә, медперсонал саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар, саклану киемнәре белән тәэмин иелгән, дарулар да җитәрлек.

Коронвирус йоктыручылар арасында ничә табиб барлыгы әйтелми.

Элегрәк РКБның ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова Ufa1.ru сайтына интервьюсында үзенең бүлегендә карантинда 41 пациент һәм 10 хезмәткәр икәнен, 12 пациент һәм 4 табибта үпкә ялкынсынуы булуын хәбәр иткән иде.

5 апрельдә Уфадагы Куватов исемендәге РКБда 80 яшьлек хатын-кыз үлгәннән соң анда коронавирус табылды.

6 апрельдә РКБ карантинга ябылды, анда 1200 гә якын кеше бикләп куелды. Хастаханәнең ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова Idel.реалиигә хастаханәдәге хәлләрне сөйләп, авырулар арасында күптәннән үпкә ялкынсынулар, югары температура булуын, ләкин хастаханә җитәкчелегенең бу әйберләрне игътибарга алмавын әйтте.

Юрист Тимур Уразмәтов табиблар исеменнән прокуратурага шикаять язачакларын белдерде.

Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе хастаханә җитәкчелегенең коронавирус таралмасын өчен тиешле чараларны вакытында күрмәве турында тикшерү башлады.

XS
SM
MD
LG