Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 21нче санлы хастаханә COVID-19 сәбәпле карантинга ябылды


Уфадагы 21нче санлы хастаханәдә бер авыруда коронавирус булуы шикләнелә. 

Уфадагы 21нче санлы хастаханә карантинга ябылган. Андагы бер пациентта коронавирус бар дип шикләнелә. Хастаханәнең карантинга ябылуы хакында Азатлыкка андагы табиблар хәбәр итте. Моны соңрак Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы да раслады.

Коронавирус булуда шикләнелгән авыруга әлегә рәсми рәвештә “хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелган. COVID-19 вирусына тест шикле нәтиҗә күрсәткән дип яза Башинформ.

“21нче хастаханәдән авырулар өйләренә кайтарып җибәрелми һәм яңа авырулар кабул ителми. Тиешле чаралар күрелде. Авыру белән аралашкан хезмәткәрләр үзизоляцияләнүгә күчерелде” дип хәбәр итә министрлык.

Хәзер хастаханәдә дезинфекция эшләре бара, поликлиника элеккеге тәртиптә эшләвен дәвам итә диелгән министрлык аңлатмасында.

  • 12 апрельдә Башкортстанның Раевка авылындагы хастаханәдә коронавирус йоктырган бер кеше ачыклану сәбәпле Әлшəй районы үзəк хастаханəсе карантинга ябылды.
  • 11 апрельдә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урнашкан психо-неврология диспансеры карантинга ябылган иде. Аңа кадәр шулай ук Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастанәсе, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (22нче санлы шәһәр хастаханәсе), Стәрлетамак шәһәренең 1нче һәм 2нче санлы шәһәр клиник хастаханәләре, Октябрьски шәһәре 1нче санлы хастаханәсенең ике бүлеге, Бәләбәй үзәк хастаханәсе, Бөре шәһәре хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинга ябылдылар.
  • 12 апрельгә Башкортстанда 84 кешедә COVID-19 расланган. 62 кеше республикадагы төрле хастаханәләрдә дәвалана дип хәбәр итә Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы.
  • Уфадагы йогышлы авырулар республика клиник хастаханәсендә– 31 кеше, РКБда – 11 кеше, Дим районы хастаханәсендә – 5 кеше (берсе авыр хәлдә), Дүртөйле үзәк район хастаханәсендә, Күмертау һәм Сибай шәһәр хастаханәләрендә – берешәр кеше, Исәнгол авылында - бер, Бәләбәй районы үзәк район хастаханәсендә – дүрт, Бөре районы хастаханәсендә өч кеше, Октябрски шәһәр хастаханәсендә ике, Стәрлетамак районы йогышлы авырулар хастаханәсендә ике авыру коронавирустан дәвалана диелә.
  • 12 апрельгә рәсми рәвештә бер кешенең генә коронавирустан үлүе турында хәбәр ителә. Ул Бәләбәй кешесе.
  • Аннан алда Уфадагы РКБда һәм Мәләүез шәһәрендә төрле авырулардан үлгән ике кешедә коронавирус булганлыгы ачыкланган иде.

XS
SM
MD
LG