Гөлнара Самитова Ослода җиңде


Осло -- Чаллы кызы Гөлнара Самитова Ослода барган "Алтын Лига" бәйгесендә киртә аша 3000 м йөгерүдә (стипльчез) беренчелекне яулады. Икенче урында тагын бер Татарстан кызы Екатерина Волкова.

World Athletics Tour гомум бәйгесендә Гөлнара хәзер 20 балл белән бишенче урында бара.