яңалыклар Уфада чит ил кешесе кыйналган 25 август 2009 Уфада үсмерләр чит ил ватандашын тукмаганнар. Ул Африканың Чад республикасы ватандашы, Уфа нефть университеты студенты. Аны тулай торагы янында өч үсмер кыйнаган. Сугыш чукмарлары кулга алынган. Тукмау сәбәпләре ачыклана.