Хабаровскида синагогага һөҗүм иткән төркем тотылды

Хабаровскида синагогага яна торган шешәләр аткан 4 такырбаш тоткарланды.

Хакимият әйтүенчә, бу төркем шулай ук расистик җинаятьләрне тикшерүче милиция хезмәткәренең өенә дә утлы шешәләр аткан булган.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә булган ул һөҗүмдә беркем дә яраланмаган.