Политковская бүләге Иран хатын-кызларына тапшырылды

Анна Политковская исемендәге бүләккә 2009 елда Иранның хатын-кызлары хокукларын яклаучылар төркеме лаек дип табылды.

Бүләкне “Сугышта хатын-кызлар” исемле оешма тапшырды. Бу оешма сугышлар вакытында хатын-кызларга каршы көч куллануны туктатуга каршы эшчәнлек алып бара.

2008 елда Политковская бүләгенә хокук яклаучы Наталья Эстемирова лаек дип табылган иде. Июль аенда ул Чечнядә урланды һәм үтерелде.