Британия халкы дөньяның җылынуына каршы чаралар күрергә чакыра

Бөекбританиянең Лондон һәм башка кайбер шәһәрләрендә тиздән узачак дөньяның җылынуына багышланган самитта бу өлкәдә кичектергесез чаралар күрүне таләп итеп акцияләр уза.

Би-би-си хәбәр итүенчә, Бөекбритания башкаласы урамнарына меңләгән кеше чыккан.

Күп кенә белгечләр әлеге саммитта күмер газын һавага чыгаруны киметү турындагы уртак фикергә килеп, юридик әһәмияткә ия документ кабул итү мөмкинлегенә шикләнә.