Николя Саркози Грузиягә килде

Николя Саркози Тифлиснең Ирек мәйданында чыгыш ясый

Франция президенты Николя Саркози Тифлискә эш сәфәре белән килде.

Грузия җитәкчелеге белән сөйләшүләрдә 2008 елның 12 августында төзелгән Русия-Грузия солых килешүенең торышы һәм Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып керү буенча Грузия позициясе тикшереләчәк.

Саркози Тифлискә Кавказ республикаларына сәфәре кысаларында килде. Моңарчы ул Әрмәнстан һәм Азәрбәйҗанда булды.