Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Ихсаноглу Төркия президенты сайлавында катнаша
Your browser doesn’t support HTML5
10 август Төркиядә беренче тапкыр президентны халык сайлаячак. Элек җөмһүрият башлыгын парламент сайлый иде. Бу урынга өч намзәт дәгъва итә. Хәзерге президент, Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясеннән Рәҗәп Тайип Эрдоган, бәйсез намзәт буларак Ислам Хезмәттәшлек Оешмасының элекке җитәкчесе вә Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Әкмәлетдин Ихсаноглу, шулай ук Халык Демократик фиркасеннән Сәлахетдин Демирташ.