Җитәкчелек илне дөрес юнәлештә алып барамы?
Your browser doesn’t support HTML5
Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 45 проценты җитәкчелек илне дөрес юнәлештә алып бармый дип исәпли. 42 процент исә хәзерге сәясәтне хуплый. 13 процент фикер белдерүдән тыелып калган. Ил дөрес юнәлештә бармый дип исәпләүчеләр соңгы 12 елда иң югары дәрәҗәгә җиткән. Сораштыру 25-31 гыйнварда 52 төбәктә барлыгы 1,6 мең кеше арасында уздырылган. Азатлык әлеге сорау белән Казан урамнарындагы кешеләргә дә мөрәҗәгать итте.