Казан биючесе һәм хореограф Нурбәк Батулла 2022 елда Швейцариядә узачак иҗат резиденциясендә катнашачак: аның гаризасын Pro Helvetia Швейцариянең мәдәният шурасы сайлап алган дип хәбәр итә Idel.Реалии.
Быел Русия рәссамнары һәм башка иҗатчыларыннан 100дән артык гариза җибәрелгән, барлыгы алты кеше сайланган. Нурбәк Батулла белән Швейцария арт-резиденцияләрендә Мәскәүдән саунд-артист Стас Шәрифуллин (aka HMOT), рәссам Валерий Кузнецов (aka Matiush First) һәм Петербурдан куратор Ирина Аксенов катнашачак. Мәскәүдән кураторлар Наталья Фукс һәм Ника Пархомовская тикшеренү проектлары белән барачак.
Швейцариядә Нурбәк Батулла "24 сәгать импровизация" перфомансын әзерләячәге билгеле. Әлеге тамашада ул реаль вакытта татар һәм швейцар мәдәнияте, иҗатчы һәм тамашачы, бию һәм театр арасында чикләрне тикшерергә җыена. Импровизация җирле биючеләр һәм музыкантлар белән бергә әзерләнәчәк.
Швейцариядәге резиденция өч айга кадәр дәвам итә. Аның кайчан башланачагы әлегә билгеле түгел.
Ә 17, 18 һәм 22 сентябрьдә Нурбәк Батулла Context. Diana Vishneva халыкара заманча хореография фестивале кысаларында Мәскәүдә чыгыш ясаячак. 2021 елда аның Nafs (Эго) дисциплинарара проекты премьерасы көтелә. Спектакль нигезендә борынгы татар әсәре "Кыссаи Йосыф" ята.
Нурбәк Батулла - биюче, төрле перфоманслар авторы һәм аларда катнашучы. 2018 елда Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Батулла "Алтын битлек" илкүләм театр бүләгенә лаек булган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!