Талиблар Әфганстан белән идарә итү өчен шура оештырачак

Абдул Гани Барадар

"Талибан" Әфганстанда президент яки башка шәхси лидер вазифасын торгызырга җыенмый.

"Талибан" ( Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Әфганстан белән идарә итү өчен 12 кешедән торган шура оештырачак. Бу хакта Foreign Policy хәбәр итә.

Басма чыганаклары мәгълүматына күрә, шурага "Талибан" сәяси лидеры Абдул Гани Барадар, хәрби комиссия башлыгы, хәрәкәтне оештырган мулла Омар улы Мөхәммәт Якуб, шулай ук "Хаккани" террорчылык төркеме әгъзасы Хәлил Әл-Рәхман Хаккани керәчәк. Шулай ук басма талибларның шурага мәшһүр әфган кыр командиры Әхмәд-Шах Масудның улы Әхмәд Масудны да кертергә теләүләре турында яза. Ул Панджшер шәһәрендә талибларга каршы тору көчен җитәкли.

Чыганакларга күрә, "Талибан" Әфганстанда президент яки башка шәхси лидер вазифасын торгызырга җыенмый, ләкин шул ук вакытта элеккеге хакимиятнең кайбер әгъзаларына министр вазифаларын тәкъдим итәргә әзер. Шул рәвешле талиблар халыкара җәмәгатьчелеккә туры килердәй хакимият оештырырга ниятли, дип искәртә басма.

15 августта, көрәшсез генә Кабулны басып алганнан соң, "Талибан" бөтен Әфганстанны үз контроле астына алуы турында белдергән иде. Әфганстан президенты Әшраф Гани илдән качты.

Әхмәд Масуд һәм илнең элеккеге вице-президенты Әмрулла Салех Панджшерда каршы тору көчләре оешуын белдерде. Панджшер – талиблар контролендә булмаган соңгы шәһәрләрнең берсе. "Талибан" үз көчләренең Әфганстанның милли каршы тору фронты бүлекчәсен чолгап алуын һәм һөҗүмгә хәзерләнүләрен хәбәр итте. Элегрәк Әхмәд Масуд Панджшерда көрәшне булдырмый калу өчен сөйләшүгә һәм компромисска барырга әзер булуын белдергән иде.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!