АКШта мәхкәмә Кремльгә бәйле Русия эшкуарын йолымга иреккә чыгарудан баш тартты 

Клюшин эшенә бәйле утырыш барган Бостондагы мәхкәмә бинасы. Архив фотосы

41 яшьлек Владислав Клюшинга 50 елга кадәр төрмә яный.

Бостондагы мәхкәмә Кремльне һәм Русия хөкүмәтен блоглар мониторингы системы белән тәэмин итүче Владислав Клюшинны 2,5 миллион доллар күләмендәге йолым (залог) акчасына иреккә чыгарудан баш тарткан. Эшкуар канунсыз рәвештә хиссәләр белән сәүдә итүдә гаепләнә, аңа 50 елга кадәр төрмә яный. Хөкемдар гаепләүченең Клюшин качарга мөмкин дигән карашы белән килешкән.

41 яшьлек Владислав Клюшин 5 гыйнварда видео-элемтә аша мәхкәмә каршына басты. Ул үзен бер генә гаепләү пункты нигезендә дә гаепле дип танымады. Эшкуарның яклаучысы аны үз хисабына Бостонның абруйлы районына урнаштырырга һәм аның артыннан электрон күзәтү алып барырга тәкъдим итте.

Гаепләнүчене хуплап хөкемдарга хатлар белән хатыны һәм дуслары да мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Associated Press. Хөкемдар Марианна Боулер бу мөрәҗәгатьләргә әһәмият бирмәвен, чөнки аларның бөтенесенең дә бер төрлерәк язылган булуын, әмма хат авторлары белән элемтәгә чыгарга мөмкинлеге булмавын белдергән.

Клюшин Швейцариядән АКШка декабрьдә экстрадацияләнгән иде. Сьонда кулга алынганнан соң эшкуар 1,5 миллион доллар тирәсе йолым биреп чыгарга тырышкан иде инде, әмма Швейцариянең федераль мәхкәмәсе аны азат итүдән баш тартты, русияле өчен бу зур сумма түгел дип бәяләде.

Бостондагы гаепләү тарафы фикеренчә, Клюшинның чит компьютерларны кулланып, акцияләр белән канунсыз сәүдә итү схемасына катнашы бар. Тикшерү, ул шикләнелүчеләргә 82 миллион доллар күләмендә керем китергән, дип саный.

Клюшиннан тыш, читтән торып тагын дүрт русиялегә гаепләү белдерелгән. Аларның берсе – Русия баш күзләү идарәсенең элекке офицеры һәм Клюшин ширкәтенең хезмәткәре. Ул АКШта Америка сайлауларына тыкшынуда катнашы бар дип шикләнелә.

Bloomberg басмасы искәртүенчә, АКШта 2016 елда узган президент сайлауларына Русиянең тыкшынуы хакындагы фаразларны тикшерүдә Клюшин АКШ хакимиятләре өчен мөһим мәгълүмат чыганагы була алыр иде. Ул тикшерүчеләрдән мондый тәкъдим алганмы – билгеле түгел. Шулай да, агентлык чыганаклары Клюшинның кибер-киңлектә Русия хәрби күзләве операцияләре турындагы белешмәләре булырга мөмкин дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!