Германиянең Һайделберг университетында атышта берничә кеше яраланган

Һөҗүм итүче үлгән диелә, фаҗига лекцияләр залында килеп чыккан, атышны ул озын көпшәле коралдан ачкан.

Германиянең абруйлы Һайделберг университетындагы атыш нәтиҗәсендә берничә кеше яраланган. Фаразланганча, һөҗүм итүче үлгән. Бу хакта Twitter-да Манһайм шәһәре полициясе хәбәр итте.

Хәбәр ителгәнчә, полиция Манһайм белән күршедәге Һайделбергта масштаблы махсус операция уздыра. Атыш лекцияләр залында, озын көпшәле коралдан ачылган дип хәбәр ителә. Башка ачыкламалар юк.

Полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машиналары үтеп йөрүгә һәм коткаручыларга комачауламас өчен, халыктан әлеге хәл килеп чыккан районны урап узуын сораган.

Һайделберг университеты – Германиядә хәзерге вакытта иң борынгысы булып санала.

Times Higher Education фаразынча, ул югары уку йортларының дәүләт рейтингында өченче урында, дөньяда 42нче урында тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!