Украина тирәсендәге вазгыять киеренкеләшү сәбәпле, Русиянең иң бай 23 эшмәкәренең байлыгы 32 миллиард долларга кимегән. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә.
Bloomberg-ның җир шарындагы иң бай 500 кешенең активлары турындагы белешмәләре анализлана торган Billionaires Index рейтингына күрә, иң зур югалтулар - "Сибур" һәм "Новатэк"ның мөдирләр шурасы әгъзасы Геннадий Тимченконыкы.
Агентлык мәгълүматларына күрә, 2022 елда аның байлыгы өчтән бергә диярлек, 16 миллиард долларга кадәр кимегән.
Русия президенты Владимир Путинның дусты дип йөртелүче Тимченкога каршы кичә Британия санкцияләр керткән иде: аңа илгә керүне тыйдылар һәм Британиядәге активларын туңдырдылар.
Ел башыннан "Новатэк" идарәсе рәисе Леонид Михельсон алты миллиард доллардан артык акчасын югалткан, ә "Лукойл" ширкәте президенты Вагит Алекперов – 3,5 миллиард долларын.
Русия миллиардерлары исемлегендә 23 кеше бар, бу исемлеккә күрә, хәзерге вакытта аларның активларының чиста бәясе 343 миллиард долларны тәшкил итә, ел башында бу күрсәткеч 375 миллиард долларга тигез булган.
Мәскәүнең Донбасстагы фетнәчел республикалар бәйсезлеген тануы белән бәйле Русиягә каршы кертелгән чикләүләр, Русия миллиардерларының байлыгы тагын да ныграк кимүгә сәбәп булырга мөмкин, дип искәрткән Bloomberg.
21 февральдә Русия президенты Владимир Путин башта Русиянең "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген тануы турында игълан итте, соңрак Украинаның көнчыгышындагы фетнәчеләр контролендәге җирләргә Русия гаскәрләрен кертү турында белдерде.
Шуннан соң АКШ, Европа берлеге, Британия, Канада, Япония һәм Австралия Русиягә каршы чикләүләр кертте.
АКШның "кара исемлегенә" берничә банк, шулай ук Русия түрәләренең балалары керде.
Европа берлегенең чикләүләре исә, Донбасстагы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген тану процессына этәргеч биргән Русия думасының 351 депутатына, шулай ук 24 физик затка һәм өч юридик затка ("Россия", ВЭБ һәм Промсвязьбанк банклары) кагыла.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!