Миңнеханов Татарстан президенты аппаратының яңа атамасы турында боерык имзалады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты аппараты эшчәнлегендә "Татарстан президенты администрациясе" дигән яңа атама кулланылачак.

Татарстан президенты аппараты эшчәнлегендә "Татарстан президенты администрациясе" дигән яңа атама кулланылачак. Бу хактагы боерыкны 10 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнезанов имзалады. Документ республиканың хөкүмәт порталында чыкты.

Президент боерыгында әйтелгәнчә, бу атаманы Татарстан президенты аппараты эшчәнлегендә, шул исәптән аппарат эшчеләренең вазифалары атамасында кулланачаклар.

Боерык "Русия субъектларындагы җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турындагы" федераль канунның 65нче маддәсендә каралган чаралар төгәлләнгәнче, "Татарстан президенты эшчәнлеген тәэмин итүне камилләштерү өчен" имзаланган диелә.

Бу маддәдә каралганча, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләрнең норматив-хокукый актлары федераль канунга ярашлы хәлгә китерелергә тиеш.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова "Татарстан президенты администрациясе" дигән атама элек булмаган дип әйткән.

Шул ук вакытта яңа Федераль канунда төбәк башлыгы аппаратына исем бирү таләбе юк. Ул төбәк башлыгы һәм югары канун чыгару оешмасының атамасына гына таләпләр куя. Аларның атамаларында дәүләт хакимиятенең федераль оешмалары атамасының нигезендә булган сүзтезмәләрне кулланырга ярамый.

  • Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калган иде. 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты.
  • Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады. Президент имзалаганнан соң аның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!