Шулай ук пандемиягә дә бәйле архив булачак.
Казанда Украинаны басып алу сугышында катнашучыларның архивы булдырылып, сугышчыларның шәхси әйберләре тупланачак. Бу хакта Казан шәһәре Думасының сессиясендә шәһәр архивы башлыгы Гөлнара Мусина белдерде.
Мусина шулай ук 2020 елда булган пандемиягә бәйле архив коллекциясен булдыру эше алып барыла, дигән.
- Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Татарстанда ике ихтиярилар батальоны булдырылды, тагын өчесен туплау эше дәвам итә. "Алга" батальоны Угледар янында тар-мар ителде. Азатлык хисапларына караганда, Украинада бер ярым ел эчендә 588 татарстанлы һәлак булды. Әмма бу сан тагын да зуррак була ала, чөнки хакимиятләр корбаннарның чын санын яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!