Уилан колониядән CNNга шалтыратып Блинкенга үтенече турында сөйләгән

Пол Уилан мәхкәмәдә утырышында

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән американ ватандашы Пол Уилан август аенда АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән телефон аша сөйләшүдә үзен азат итүдә ярдәм сораган. Бу хакта Уилан CNN-га сөйләгән. Узган җомгада ул Мордовиядәге колониядән журналистлар белән телефон аша сөйләште.

Уилан сүзләренчә, Русия белән соңгы тоткын алмашуда исемлеккә кертелмәве аның аркасына һәдәф ясауга тиң, әгәр ул чираттагы алмашуга да кертелмәсә, колониядә үләргә мөмкин, бу хакта ул Блинкенга әйткән. Уилан үзенең яшен һәм авыруларын күздә тотып сөйләгән.

Уилан АКШның аны азат итәргә тырышуына ышана, әмма шул ук вакытта "геосәяси мәсьәләләр" моны кичектерергә яки көн тәртибеннән бөтенләй алып ташларга мөмкин дип борчыла. Уилан фикеренчә, Русия хакимияте аны "кыйммәтле тоткын" дип саный һәм алмашка тиң тоткын алырга тырышачак.

Август аенда АКШ Дәүләт департаменты вәкиле CNNга Уиланны алмаштыру турында килешүләргә ирешү әлегә мөмкин түгел дип әйткән иде. Ул Русиягә Уиланны азат итү мәсьәләсендә "җитди тәкъдим ясады" дип әйтте, ләкин нечкәлекләрен китермәде.

Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаебен кире какты, ә җинаять эше ачуны ул провокация һәм "абсурд сәяси урлау" дип атады. Туганнары аның Мәскәүгә дустының туена килүен әйтте.

Уиланнан тыш, Русиядә The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович та шпионлыкта гаепләеп кулга алынды.

23 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр СИЗОга җибәрү карарын кабул итте. Алсу 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаепли. Пол Уилан Алсуның эше турында Русия матбугатыннан ишеткәнен билгеләп үтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!