Әнкарада Софья Корбанның татарлар турында китабы басылып чыкты

Татар язучысы Софья Корбан яңа китабын имзалый

"Тынлык чoры" дип исемләнгән яңа китап Кытайның Шәркый Төркестан өлешендә туып-үскән, әмма төрле якларга таралырга мәҗбүр булган татарлар турында. Китапка ун хикәя кергән.

Төркия башкаласы Әнкарада Софья Корбанның "Тынлык чоры" дигән китабы чыкты. Китапны Төркиянең "Iletişim" хосусый нәшрияты бастырган. Аның тиражы 1 мең данә. Китап төрек телендә иҗат ителгән.

Бу ун ел элек Софья Корбан язган "Күченү" дип исемләнгән китапның дәвамы булып тора. Ул китапта Кытайның Синҗан автоном төбәгендәге Колҗа шәһәреннән коммунистик режимнан качып китүче, сөргенгә эләгүче һәм Синҗанда калырга мәҗбүр булган татарлар турында хикәяләр урын алган иде. Софья Корбан Азатлыкка әйтүенчә, "Тынлык чоры" китабында инде башка чордагы хәлләр тасвирлана, ул АКШ, Германия, Австралия, Төркиягә китүчеләрнең тарихлары турында хикәяләр язган.

— Бу документаль китап түгел, җыентык әдәби хикәяләрдән тора. Әмма китапка тупланган хикәяләр - татарлар башыннын узган хәлләр, алар кичергән тарихлар чынбарлыкта булган. Кемнеңдер тарихына ике-өч кешенең язмышы керде, аерым бер каһарман турындагы хикәягә ун кешенең башыннан кичкәнен тупладым, — дип аңлата автор.

"Тынлык чоры" китабы тышлыгы

Софья Корбанның яңа китабын тәкъдим итү, язучы белән очрашу 10 декабрьдә Әнкараның "ATO Сongresium" үзәгeндә узган. Очрашуга якынча 15 кеше килгән. Софья Корбан әйтүенчә, бу китап татарлар турында булса да, татар тарихын тасвирласа да, очрашуга бер генә татар кешесе дә килмәгән.

— Кызганыч, очрашуга килүчеләр арасында милләттәшләрем булмады. Гәрчә Әнкарадагы иске татарлар Кытайдан килүчеләр. Бу — аларның тарихы. Миңа аларның да укулары мөһим, бәяләре кадерле, — диде ул Азатлыкка.

Китапның бәясе 60 лира, Русия акчасы белән ул 200 сум тирәсе тора.

  • Язучы Софья Корбан Кытайның Синҗан автоном төбәгендәге Колҗа шәһәрендә 1967 елда туган. Ул — татар, татарча сөйләшә.
  • 1980 елда Софьяга 13 яшь булганда гаиләсе белән Төркиягә күченә. Әти-әнисе шулай ук Колҗада туган кешеләр, ике яктан да бабасы белән әбиләре кем юлда, кем инде Кытайга килгәч туа. Ә нәсел чыгышлары Оренбур, Сарытауга барып тоташа. Бабайлар нәселендә ахуннар дәрәҗәсендәге руханилар, сәүдәгәрләр булган, ди Софья Корбан. Алар 18нче гасыр урталарында ук Ватаннан китә башлаган, дип аңлата язучы. Корбан озак еллар дәвамында нәшрият эшендә эшләгән.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.