яңалыклар Гыйракта 70 кеше һәләк булды 6 май 2007 Гыйрак буйлап бүген кимендә 70 кеше һәләк булды. Багдадта машиналар шартлап 30 кеше үлде, күп кеше яраланды. Башкаладан төньякка таба Самарра шәһәрендә гысьянчылар полиция бинасына һөҗүм итте, анда 6 полиция хезмәткәре һәләк булды.