Кемеровода һәлак булган күмер чыгаручылар җирләнде

Русиянең Кемерово өлкәсендә атнакич көнне шахтадагы шартлаудан һәлак булгын 38 күмер чыгаручының 34-е шимбә көнне җирләнде. Калган дүртесе иртәгә җирләнәчәк. Новокузнецки янындагы Юбилейная шахтасында метан газы шартлады. Берничә атна элек кенә шул ук ширкәтнең якындагы башка бер шахтасында шартлау 110 кешене үтергән иде.