Һиндстанда боралак казасында 20 кеше һәлак булды

Һиндстанның төньяк-көнчыгышында МИ-17 боралагы төшеп җимерелеп 20 кеше һәлак булды.

Боралакта 18 юлчы һәм 5 хезмәткәр булган. Боралак Ассам штатының иң зур шәһәре Гувахатидан будда динендәгеләр гыйбадәт кылырга бара торган Таванг шәһәренә барган булган.

Боралак җиргә төшеп утырганда бер диварга бәрелеп аңа ут капкан.