Гыйракта тоткыннар утырган автобуска һөҗүмдә 60лап кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

Гыйракта башкала Багдад янындагы бер урыннан тоткыннарны башка урынга алып баручы автобуска һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 60 кеше һәлак булды. Таҗи хәрби ныгытмасыннан тоткыннарны Багдадка алып баручы автобус юлга куелган бомба шартлаудан туктаган. Рәсмиләр әйтүенчә, аннан соң гыйсъянчылар автобусны саклап баручы иминлек хезмәткәрләренә ут ачкан. Корбаннарның күпчелеге -- тоткыннар.