16 апрель Төркиядә референдум үтә. Тавышка бер сорау куела: сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме?
Хакимиятнең булдыксызлыгымы, әллә Татарстанга каршы махсус оештырылган хәлләрме? Бу турыда британ белгече Марк Галеотти фикерләре
Азатлык Казанда Ана теле бәйрәменә балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырды.
Чыгышы белән кырымтатар Севиль Шайдә хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгән булса, Европа Берлегендә беренче мөслимә премьер-министр булыр иде.
Төркия һәм Русия белгечләре Азатлыкка һөҗүмнең ике ил арасында соңгы бер елда булган сәясәтнең нәтиҗәсе буларак бәяли.
Төркия җитәкчелеге хакимиятне үз кулына алу өчен илдә гаскәр фетнәсе оештыруда АКШта яшәүче Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Кем соң ул Гүлән? Һәм аның Эрдоган белән юллары кайчан аерылган?
Җәйге ялларның иң кызган чоры. Татарстан белән Башкортстанда матур эссе көннәр тора. Шулай да бакчадан тыш тагын кайда ял итеп була икән дип Coral travel сәяхәт ширкәтенә кереп чыктык.
Казакъстанның Петропавловски шәһәрендәге татар мәчете теркәлүгә иреште. Мәхәллә җитәкчесе һәм имам Рафаил Рәҗәпов бу шатлыкны күрмичә үлеп китте.
ПАРНАС фиркасе әгъзалары һәм активистлар Илья Новиков, Марсель Шәмсетдинов һәм Борис Фанюк инде бер ел дәвамында Казанда “Народ. Власть. Контроль” исемле мәгълүмат чарасын терки алмый интегә.
КФУда укыган АКШ ватандашы Ян Боннер “студент визасы белән дәрес биреп” канун бозуы сәбәпле илдән куылды. Аның янына АКШ вице-консулының килеп китүен илчелек "АКШ ватандашы өчен гадәти җаваплылык" дип атады.
Татарстанда "Бердәм Русия" праймериз сайлавыннан соң игълан ителгән exit poll нәтиҗәләренә караганда, Думага намзәт итеп шул ук кешеләр сайланачак. Яңаларын төшереп калдырдылар.
21 май Иске Казан музей-тыюлыгында буласы "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестиваленең республика йомгак чарасы күрше авылның мәдәният сараена күчерелде, әмма анда гына сыймады. Өлкәннәрдән балалар да өйрәнә.
Радикал "Ислам дәүләте" төркеменә сугышчылар ничек җәлеп ителә? Мәгълүмат кырында аларга каршы көрәшеп буламы? KazanSummit-2016 җыены быел түгәрәк өстәл сөйләшүеннән башланды.
Габдулла Тукай 100 ел элек язган кайбер мәкаләләрдән өзекләр. Милләт язмышы, Дума сайлаулары, ватандашларның битарафлыгына борчылу һәм фәлсәфи сүзләр.
Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. "Ак калфак" оешмасы янә ханымнарны көндәлек проблемнардан арындырып кәефләрен күтәрергә тели.
Вильнюста Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары Литва президенты Даля Грибаускайте, парламент рәисе һәм премьер-министры белән очрашты.
Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәне Стокһольм татарлары оештырды.
Испаниянең Каталония һәм Басклар илендә мәгариф тулысынча диярлек үз телләрендә оештырылган. 20 ел элек мәктәпләрдә бары испан телендә генә укыталар иде.
Бакчасарайдагы хосусый Кырым тарихы музее башлыгы Гуливер Алтын Казан тарихчылары белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров аннексиягә ике ел тулган көннәрдә Дөнья татар конгрессы белән имзаланган килешүнең беркайчан да тормышка ашырылмаганы турында сөйләде.
дәвам