21 ноябрь Казандагы "Моң" театр мәйданчыгында "Авазлар" проекты тәкъдим ителде. XX гасырда язылган көндәлек, хатлар, шигырьләрне укудан торган бу чара биш сәгать чамасы барды. Азатлык проектның кураторы Нурия Фатыйхова белән колониаль фикерләү, тамырларны белү мөһимлеге турында сөйләште.