Төмән шәһәрендә үткән Себертатар теле көнендә Википедиядә себертатарлар турында мәгълүмат урнаштыру, себертатарча язу турында сүз булды. Әлегә кадәр себертатарларның үз телләрендә даими басмалары юк.
29 октябрь Русиядә "Татарча диктант" узды. Төрле яшьтәге кешеләр татарча диктант язуда үз көчен сынап карады.
Төмән өлкәсе Вагай районы Тугыз авылында салына башлаган мәчетне 2017 елда төзеп бетерергә җыеналар.
Төмән татар мәдәният үзәгендә Кырым һәм Себер ханлыклары арасындагы бәйләнешләргә багышланган сөйләшү узды. Ханлыкларга багышланган хосусый музей будыру тарихтагы җитешсезлекләрне тулыландырырга ярдәм итәчәк дигән фикергә килделәр.
Төмән өлкәсендәге себертатар оешмалары вәкилләре Ермакка һәйкәл куюга каршы.
Төмән өлкәсе хакимияте каршында себертатарлар проблемнарын барлаячак комиссия төзелде. Себертатар автономиясе вәкиле Динар Абукин, бу комиссия Думага сайлау алдыннан себертатарларны хакимият фиркасе ягына авыштыру өчен генә оешты, ди.
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиеваның "Себертатар исемнәре сүзлеге" һәм "Себертатарларның сөйләм лексикасы сүзлеге" басылды.
Себертатарларның Әмәл бәйрәмендә җиргә чәчелгән акчаны унар мең сум җыючылар бар.
Төмән өлкәсендә хореограф, фольклорчы, җырларга өйрәтүчеләр белән бергә гармунчыларга зур кытлык туды. Бу әле генә булып үткән өлкә татар мәдәнияте көннәрендә бигрәк тә ачык сизелде.
Танылган урыс шагыйре Петр Ершов тууының 200 еллыгы хөрмәтенә булдырылган "Канатлы ат" корамалар проекты ел әйләнәсендә сәнгать сөючеләрне берләштерде.
Төмәндә узачак "Татар егете" бәйгесендә җиде егет катнашырга теләк белдергән. Аларның барысы да финалга узган. Егетләр нигә аз килгән соң? Фикер белдерүчеләр арасында: "Бу – илдә барган милли сәясәт нәтиҗәсе, хәзер активлык тыелган", диючеләр дә бар.
Татар эшмәкәрләре илдәге кризисны берләшеп, бер-береңә ышаныч юлы белән генә нәтиҗәле үтеп булачагы турында сөйләште.
Урыс активисты Михаил Щеглов Төмән районы Каскара татар мәктәбе проблемын Татарстанда татар теленә каршы сәясәтен үткәрү өчен куллана.
28 ноябрьдә Төмән өлкәсе себертатарлары милли-мәдәни мохтарияте конференция үткәрде. Чарада себертатарлар алдында торган проблемнарны барлап алдагы эшләрнең ничек оештырылачагы турында сөйләштеләр.
24-26 ноябрь көннәрендә Төмән өлкәсендә үткән татар мәгърифәте көннәренә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер төркем вәкилләр килде. Алар туган телгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты, Төмән районының Шыкча мәктәбендә үткән дәресләрдә булдылар.
Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге ноябрь аенда 15 еллык юбилеен бәйрәм итәргә тиеш иде. Оптимизацияләү сәбәпле, чара чигерелә.
7 ноябрьдә татар көрәше буенча Төмән өлкәсе ачык беренчелеге үтте. Ул Русия батыры Раушан Абдуллин истәлегенә багышланды.
Төмән өлкәсенең Яркәү, Вагай, Тубыл районнарында мүк җиләге, гөмбә, эрбет чикләвеге җыеп яртышар миллион сум акча эшләүче гаиләләр дә бар.
4 октябрьдә Төмәндә бөтендөнья Чәкчәк бәйрәме акциясе кысасында өлкәнең "Яшь буын" татар яшьләре һәм "Акбүзат" башкорт иҗтимагый оешмасы хәйрия концерты оештырды. Җыелган акча Төмән районының Индрәй авылында яшәүче яман шеш авырулы 3 яшьлек Әмир Исинны дәвалауга тотылачак.
Укуларны оештыручылар имамнарны белемле итеп халыкның да мәчетләргә күбрәк йөрүенә ирешергә тели.
дәвам