23 март Сарытауда беренче тапкыр татар яшьләре форумы узды. Сарытауның өлкә китапханәсендә узган бу җыенга 200гә якын делегат килде.
Учалыда атып үтерелгән башкорт җырчысы Гөлсия Хилаҗева белән хушлаштылар. Ире әлегә хастаханәдә ята. Учалыда булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде, Гөлсияне югалту бик авыр дип сөйләде Азатлыкка аның хезмәттәшләре, дуслары.
Русиядә һәм БДБ илләрендә иң зур электрон китапханәләрнең берсе – ЛитРес сәхифәсендә татар язучысы Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнарының аудиокитаплары урнаштырылды. Китаплар "Түбән Кама нефтехим" ширкәте каршында оешкан Халык иҗаты йортының "Җидегән чишмә" студиясендә әзерләп чыгарылган.
Татарстан җәмәгать пулаты әгъзасы Асия Тимирясова Казанның 180нче санлы гимназиясен татар мәктәбе итмәүне "кискен каршылыкны чын ызгыш-талашка әйләндермәү" дип бәяли.
Чистай башлыгының милли һәм дини мәсьәләдә киңәшчесе Госман Хәкимовка "Туган тел"не җырлаган өчен 10 мең сум түләү кәгазе тоттырганнар.
Татарстанда татар теленә каршы чыгучыларның иң зур тавыш чыгарган өлеше – үзләре Татарстанда тумаганнар, читтә туып-үскәннәр.
Казакъстан башкаласында яшәүче татарлар тарихы турында китап дөнья күрде. Аның авторы – галим Зөфәр Мәхмүтов татарлар Казакъстанда әле дә мөһим роль уйный, әмма телләрен югалту зур тизлек белән бара ди.
5 сентябрь Казанда XIII халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Азатлык, кино сәнгате белгечләре фикеренә таянып, фестивальдә карарга киңәш ителгән биш фильмны тәкъдим итә.
Екатеринбур шәһәрендә ике мәчетне сүтү карары чыгарылды. Азатлык татар мәчетләре тирәсендәге вазгыятьне тикшерде һәм хакимият фикерен белеште.
"Мәгариф" филиалы мөдире Сөмбел Таишева Азатлыкка Рифә Рахман күтәргән проблемнарга карата аңлатмалар бирде.
9 август Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында галим, профессор Нияз Халитны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре соңгы юлга озатты. Азатлык аның халык алдындагы соңгы чыгышын тәкъдим итә.
23 июль "Өмет-Сәйяр" театры Франкфурт шәһәрендә "Күз нурларым" спектаклен куйды.
Татар дизайнерлары 2018 ел календарен милли бәйрәм Сабантуйга багышлады. Бу Mardesign студиясенең бишенче календаре.
22 июльдә иң зур татар авылы, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән Сабантуйны бәйрәм итте. Татарның төп милли бәйрәменә Татарстан президенты белән Пенза өлкәсе губернаторы да килде. Ата-бабалар бәйрәмендә урыска ярарга тырышу күренешләре, сугышны данлаган тамашалар да мулдан булды.
Казандагы 13 мәктәп, 27 балалар бакчасы 7 белем бирү үзәгенә берләшә. Түрәләр бу хәлне оптимизация түгел дип ышандыра, ә мәгариф белгечләре киресен дәлилли. Азатлык берләштерүнең татарлыкка нинди зыян салу мөмкинлеген тикшерде.
Азатлык Путинның "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл" дип белдерүенә карата белгечләр фикерен туплады.
Халыкара Казан мөселман кинофестивалендә яңалык – татар фильмнары өчен аерым "Милли кино" номинациясе булдырылган. Сәбәбе гади – татар әсәрләре башкаларныкы белән көндәшлек итә алмый. Бу хакта Азатлык "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән сөйләште.
Сөт җыю бәясе җәен айдан айга төшә барганга авыл халкы "бөләчәкбез" дип нык борчылу белдерә. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан бүлеге сөт җыючыларга, эшкәртүчеләр һәм әзер тауар сатучыларга 30лап кистәү җибәргән.
Себернең Тубыл шәһәрендә 21-23 июль көннәрендә Искер җыены узачак. Әлеге чараны оештыручы "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Төмән өлкәсе хакимиятенең бу чараны "хупламавын һәм каршы да килмәвен" белдерде.
Татарстанның Башкортстанга билгеләнгән яңа вәкиле Ранэль Зиннәтуллин төп эшчәнлеген ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә күрә. "Башкортстанның дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалары белән бергә эшләүне җайга салырбыз", дип тә белдерә.
дәвам