Быел татар теленнән Халыкара олимпиадага Казанга Япониядән 23 яшьлек Икуми Һиде киләчәк. Азатлык аның белән татар теле белән кызыксынуы, ничек өйрәнүе, киләчәктә татар телендә ниләр эшләргә теләгәне турында сөйләште. Урыс телен белмәгән чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү авыррак, ди ул.
Азатлык ай дәвамында кинотеатрларда күрсәтеләчәк премьераларны барлый. Бу айда балаларга һәм гаиләләргә Pixar мультфильмына, дуслар белән Юр чоры турында чираттагы новеллага яки Оушен дусларының хатын-кыз вариантына барып була.
Себертатар яшьләренең "Себер Татар Радио Тёмэн ФМ" радиосы эшли башлаганга ике ел булды. Аны оештырган Рүзил Бикинәев телебезнең аянычлы хәле турында сөйли, сайтта яза башлагач, радионы күбрәк яшьләр үз итә башлады ди.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме, гадәттәгечә, алдагы ай дәвамында карарлык фильмнар исемлеген тәкъдим итә. Төрле жанр һәм төрле аудиториягә юнәлгән фильмнарны барларга тырыштык.
SpaceX һәм Tesla ширкәтләре башлыгы Илон Маск чираттагы амбицион проектка тотынды, ул бөтен дөньядә эшли торган интернет булдырмакчы. Азатлык әлеге проект турында тулырак сөйли.
10 февраль Казанның "Штаб" креатив үзәгендә Дөнья татар яшьләре форумының "Милли проектларга ресурс җәлеп итү" дигән Акыл фабрикасы чарасы узды. Азатлык чарадан иң кызыклы биш фикер аерып алды.
Дөнья татар яшьләре форумы чираттагы "Акыл фабрикасы" чарасын милли проектларга финанслау җәлеп итү, төрле бәйге-грантларда җиңү юлларына багышлый.
Февраль ае - гадәттәгечә, "Оскар" ае. Кино дөньясының төп бүләге быел март башында бирелә, шуңа февральдә күп кенә намзәт фильмнар экранга чыга. Февраль аенда кинотеатрларда карарлык фильмнарны тәкъдим итәбез.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ел башында гадәттәгечә алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә. 2018дә безне нинди премьералар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Еллык кино планын безнең белән корырга тәкъдим итәбез.
АКШ Айга яңа очыш програмын башлый. Азатлыкның фән-фәсмәтән шәлкеме бу програм бүген нигә кирәк, ул никадәр кыйбат булачак һәм аның максатлары нинди дигән сорауларына җавап эзләде.
Елның соңгы ае иң зур бюджетлы һәм игътибарны җәлеп итәрлек фильмнарга бай була. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме яңа ел алдыннан бер-берсенә көндәш булырлык фильмнарны барлый.
25 ноябрь Канада һәм АКШ татарлары хоккей уены оештырды. Чарага йөзгә якын кеше җыелды. Оештыручылар хоккей матчларын Төньяк Америка татарларын берләштерүче спорт-мәдәни чара буларак алга таба да үткәрергә ниятли.
Галимнәр фикеренчә, берничә лайк кешенең сәяси яки дини карашларын ача. Австралия 100% альтернатив энергиягә күчәргә әзерләнә. Американнар Марста база булдыру турында хыяллана. Азатлык фән һәм технология яңалыкларын күзәтүне дәвам итә.
Интернетка татарча аудиоәкиятләр урнаштырган Ләйсән Харисова аларны үз балалары өчен яздыра, башкаларга да файдасы чыксын дип, ирекле куллануга чыгара. Торонто шәһәрендә яшәп, балаларына татарча тәрбия бирүче Ләйсән ханым белән сөйләшеп алдык.
6 ноябрь көнне яшьләр Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын концерт рәвешендә билгеләде. Салкын һавага карамастан, урамда ике меңләп кеше татар альтернатив һәм эстрада музыкасын, Конституциянең әһәмияте турында чыгышлар тыңлады һәм викторина уйнады.
Ел азагына таба кинотеатрларда кызыклы фильмнар арта бара. Ноябрь, гадәттә, зур кассалы блокбастерларга бай була. Бу айда сезгә, һәм гадәти кино яратучыларына, һәм нәзакәтле зәвык ияләренә кызык була алырлык фильмнарны тәкъдим итәбез.
Ноябрь башында Япониядә япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китап дөнья күрде. Азатлык китап авторлары белән сөйләшеп, аның эчтәлеге һәм булачак кызыксыну турында белеште.
Казанда татар җырчылары Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны яклап флешмоб оештырды.
Ноябрь башында чыгачак китапны татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма язган.
Азатлык фән-технология яңалыклары белән таныштыруын дәвам итә. Бу атнада суда йөзүче автоном йорт, суда йөри торган электр велосипеды һәм Amazon-ның йортлар сатуы турында.
дәвам