27 февраль Уфада Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләр конференциясе үтте. Ул төбәкчеләр эшен җанландыру максатыннан оештырылды.
Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов җанисәп уңаеннан булган гаепләүләрне нигезсез дип атады. БДУның татар бүлегенә студентлар кабул итү туктатылуын татарга каршы геноцид итеп күрсәтү урынсыз диде.
XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшкуарлары еллык акча әйләнеше бүгенге акчага әйләндергәндә миллиард сумнан артып киткән.
4 февраль "Без Мәҗит Гафурины укыйбыз" дип аталган халыкара нәфис сүз бәйгесенә йомгак ясалды.
Башкорт дәүләт университетында киләсе уку елыннан башлап көндезге бүлектә татар белгечләрен әзерләү туктатыла.
Башкортстанда татар, чуаш, мари һәм удмурт телләре һәм әдәбиятыннан 9-11 сыйныф укучылары арасында олимпиада узды. Анда барлыгы 292 укучы катнашты, шуларның 189ы – татар балалары. Олимпиада онлайн узды, ябу чарасы шулай ук онлайн оештырылды.
Уфага ике көнлек сәфәре вакытында Васил Шәйхразиев Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, татар галимнәре, татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы вәкилләре белән очрашулар уздырды. Азатлык хәбәрчесе шушы очрашуларда яңгыраган иң кызыклы фикерләрне барлады.
8 гыйнвар шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 195 ел тулды. Башкортстанда аны ел буе зурлап билгеләячәкләр.
Дөнья татар конгрессы рәисе Башкортстан татарларына игътибар артуын белдерә.
Башкортстан Журналистлар берлегенең чираттагы корылтаенда чаралар турында күп сөйләнелде, әмма журналистларның хокукларын яклау мәсьәләсе, проблемнар телгә алынмады. Бары тик "Краснокама таңнары" басмасы мөхәррире Ирина Вәлиева гына проблемнарны күтәреп чыгыш ясады. Азатлык аның фикерләрен белеште.
12 декабрь Уфада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Башкортстан Конституциясендә татар теле статусыннан алып киләсе елда узачак җанисәпкә кадәр мәсьәләләр тикшерелде. Чарадан безнең репортаж.
Мөслимдә узган очрашуда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарның үсеш стратегиясе турында сөйләсә, Уфа татарларын алда торган җанисәп мәсьәләсе борчый.
Русия прокуратурасы мәктәпләрдә милли телләргә каршы оештырган һөҗүмгә бу көннәрдә өч ел булды. Шушы вакыйгалар башкорт теленә ничек тәэсир итте? Башкортстанда ана телен укыту эшләре хәзер ничек тора? Шул хакта белгеч белән сөйләштек.
Уфаның "Ихлас" мәчетендә Коръәннең татар телендә тәфсирен тәкъдим итү чарасы узды. "Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" дип аталган китапны Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим итте.
Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче район гәзитләре мөхәррирләренең семинары узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел чара видеоконференция рәвешендә узды. Семинарда басмаларның эчтәлеге, урысчадан тәрҗемә итү сыйфаты, бизәлеше тикшерелде.
Электрон китаплар саны елдан-ел арта бара. Шул исәптән татар һәм башкорт телләрендә дә. Мондый китапның нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар? Киләчәктә ул кәгазь китапны алыштыра аламы? Шул хакта нәшрият хезмәткәре, язучылар белән сөйләштек.
Башкортстанда "Яшьләр тавышы" сериясендә элек ел саен 12 китап басылган булса, быел берне дә чыгара алмаганнар. Моны яшьләрнең әдәби әсәрләр язмавы белән аңлаталар.
"Нур" татар дәүләт театрына башкорт милләтеннән булган режиссер билгеләнүе җәмәгатьчелек тарафыннан шөбһәләнеп кабул ителде. Азатлык бу икеләнүләргә ачыклык кертү өчен яңа билгеләнгән режиссер һәм театрның мөдире белән очрашты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров милли киемнәре белән үрнәк күрсәтте.
дәвам