Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш, ә бер-береңне хөрмәт итү ул бер-береңнең телен хөрмәт итүдән башлана", дип чыгыш ясады.