"Кайда сез, ир-атлар?" дип сораган Ленария Мөслим белән әңгәмә
АКШта яшәүче татарларның бөтенесе дә тавыш бирү хокукына ия түгел. Президент сайлавында катнашу өчен Кушма штатларның ватандашы булырга кирәк. Шулай да, бөтенесе диярлек хәзерге сәяси вазгыятькә карата билгеле бер фикердә тора.
“Kazan-Arena” стадионында уздырылган авыз ачу мәҗлесенә 10 мең кеше килде. Вәгазь һәм чыгышларның бөтенесе диярлек татарча булды. Намазда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр катнашты.
24 май тарихчы галим Индус Таһировка 80 яшь тула. Шушы уңайдан Индус әфәнде Азатлыкка балачагы, ни өчен тарихчы булып китүе һәм сәяси вакыйгаларда катнашуы турында сөйләде.
24 майда галим Индус Таһировка 80 яшь тула. Олугъ бәйрәме алдыннан Индус әфәнде Азатлыкка балачагы, ни өчен тарихчы булып китүе һәм сәяси вакыйгаларда катнашуы турында сөйләде.
"Аэрофлот" – Русия һава юлларыннан хәләл ризык тәкъдим итә торган бердәнбер ширкәт. Азатлык хәбәрчесе бу ризыкны җентекләп өйрәнде. Нәтиҗәсе: туклыклы, тәмле, әмма җитешсезлекләре дә бар.
“Шушы чиркәүгә килгәч кенә, ниһаять, тынычландым, үземне өйгә кайткан кебек хис иттем. Ураза да тоттым, мөселман догаларын да ятладым, әмма хакыйкатьне Инҗилдә таптым”, ди 20 ел элек аңлы рәвештә христианлыкны кабул иткән Лилия Әләмова.
Казанда бишенче Татар авыллары эшкуарлары җыены тәмамланды. Президент Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта бер генә зур мәсьәлә дә күтәрелмәде.
Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены ачылды. Төбәкләрдән килгән вәкилләрнең уртак фикере шул: җир өчен көрәш кискенләшә – татар йоклап калса, җирсез дә калачак.
Русиядә җитештерелә торган 300дән артык арзанлы дару якын киләчәктә сатудан юкка чыгарга мөмкин. Казандагы даруханә хезмәткәрләре халыкның кыйммәтле дару алырга акчасы юк, ди.
Төркия ял итәргә күнеккәннәр баш вата: быел кая барырга? Төркиягә юлламалар сатылмый, Кырым, Сочи бәяләре чит илнеке белән бер. Виза режимын җиңеләйткән Иран алмашка килә аламы?
Халыкара Ана теле көне алдыннан җиде ел Чуашстан башкаласында яшәп чуаш теленең кулланышын өйрәнүче каталон лингвисты Эктор Алос-и-Фонт белән сөйләштек.
Татарстанда туган теле итеп урыс телен санаган татарлар саны арта. Балалар бакчаларында татар теле әле әйбәт укытылса, югары уку йортларында ул килмешәк хәлендә.
Казанда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең беренче җыены узды. Авыллар тарихын еш кына һәвәскәрләр өйрәнсә дә, Фәннәр академиясе нәкъ менә аларның эшенә таянырга мәҗбүр.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча бүлекчәсе Татарстанны төрле програмнарында катнашырга чакыра. Казан әзер булса да, Мәскәү әлегә рөхсәт бирми.
Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы авылларда татар теле укытылса, атнага бер керә, электр тәүлегенә 8 сәгать кенә бирелә, ә очкычларны атлар белән өстериләр.
Татар теленең тарихын да, татар сәнгатенең үсеш чорларын да кабер ташлары ярдәмендә өйрәнергә мөмкин, ди тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин.
Биш ел чит илләрдә гид булып эшләгән татар кызы Азатлыкка үз эшенең нечкәлекләрен бәян итте.
Рәсми саннар Татарстанда хәмерле эчемлек куллану кимүен күрсәтә. Кибетчеләр арасында исә "халык күп эчә", "кризис аракы сатуга йогынты ясамады" диючеләр дә бар.
Татарстанда хәлләр Русиягә караганда яхшырак, әмма федерациядә булу республиканың хәлен гаять катлауландыра.
дәвам